MAX-та цифрлы ID буенча Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәтләре

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә MAX мессенджерындагы "Цифрлы ID" сервисы ярдәмендә күрсәтелә торган хезмәтләр:

  • Уку билетын яңадан теркәү
  • 18+яшен раслау
  • Күп балалы статусын раслау
  •  Махсус хәрби операциядә катнашучы статусын раслау

«Дәүләт хезмәтләре» федераль электрон платформасы белән интеграцияләнгән «Цифрлы ID» сервисы мәгълүматларны физик кәгазьләрдән башка тикшерүне гадиләштерә һәм, динамик QR-код кулланып, яшьне (18+), күпбалалы статусын, Махсус хәрби операциядә катнашучысы статусын раслау өчен документларның электрон аналогын төзергә мөмкинлек бирә.

Цифрлы ID булдыру алгоритмы ТР Милли китапханәсенең барлык кафедраларындагы инфостойкаларда урнаштырылган. Цифрлы ID урнаштыру буенча тулырак мәгълүмат - Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International