2026 ел Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 20 февральдә китапханә хезмәткәрләре өчен «Шанлы шәхесләребезгә таяныйк» дигән темага семинар үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.
Семинарда 2026 елда татар язучыларының юбилейлары аеруча күп булуы һәм аларның әсәрләрен халыкка җиткерү, шәхесләребезне онытмау һәм зурлау зарурлыгы, китапханәләрдә алар турында язылган әдәбият белән эшләү юнәлешләре һәм алымнары турында сүз алып барылды.
Семинар кысаларында күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу да уздырылды.
.jpeg)