ТР Милли китапханәсеннән истәлекле даталар календаре

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Басма республика тарихындагы, аның сәяси, икътисадый, фәнни һәм мәдәни тормышындагы истәлекле даталарны, шулай ук Татарстанның күренекле язучыларының, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарын чагылдыра.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2026 елга Татарстанның истәлекле даталары һәм вакыйгалары календарен төзеде. Басма ике бүлектән тора. Беренчесендә татар һәм рус телләрендә 2026 елның юбилей даталары һәм вакыйгаларының хронологик исемлеге китерелә.

Юбилей даталары дип түбәндәгеләр санала: оешмалар өчен – 25, 50, 70, 75, 100 һәм алга таба һәр 25 ел саен; персоналийлар өчен– 50, 60, 70, 75, 80 һәм алга таба һәр 10 ел саен. Инкыйлабка кадәрге тарихка караган фактлар яңа календарь стиле белән даталана.

Озакка сузылган (бер ай һәм аннан да күбрәк булган) вакыйгаларга багышланган даталар төп даталар исемлегеннән соң, ай азагында китерелә. Төгәл даталары билгеләнмәгән вакыйгалар бүлек ахырында күрсәтелгән.

Календарьда кереш сүз, белешмәләр исемлеге, шәхесләр күрсәткече, учреждениеләрнең, оешмаларның, вакыйгаларның, басмаларның һәм әсәрләрнең исемнәре күрсәткече бирелгән. Календарь ел саен чыга, китапханә, музей, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә, укытучыларга адреслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International