Мәскәү өлкәсе мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Мәскәү белгечләре Татарстан Милли китапханәсенең уку залларында булдылар, инфраструктура һәм цифрлы ноу-хау белән таныштылар.

26 февральдә ТР Милли китапханәсендә Мәскәү өлкәсенең мәдәният идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, мәдәни ял итү учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре, китапханә директорлары һәм хезмәткәрләре булды. Делегация вәкилләре классик, универсаль, музыка һәм яшүсмерләр уку залларында булдылар, Күргәзмәләр залындагы, шулай ук конференц-зал канатларындагы экспозицияләрне карадылар.

Экскурсия вакытында кунакларга Милли китапханәдә укучыларга уңайлы булсын өчен кертелгән яңа цифрлы хезмәт күрсәтү, китапханә инфраструктурасы, ТР Милли китапханәсендә уза торган чараларның форматлары һәм масштаблары турында сөйләделәр.

 

Экскурсия тәмамланганнан соң Милли китапханәнең конференц-залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Татарстанда мәдәниятне үстерүнең төп юнәлешләре турында доклад ясады. Докладта республикадагы китапханә эшенә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә Татарстанда 1499 китапханә эшли (шуларның 86% ы авылда). Китапханә фонды 23 551 550 данә тәшкил итә. Укучылар саны - 1 485 000 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International