Әдәби сюжетлар һәм иллюстрацияләр ничек модалы коллекцияләргә, ә классикларның әдәби юллары ничек кием кисү сызыгына әверелүен – 7 март 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дизайнерлар берлегеннән күргәзмә ачылышында белербез.
Булачак күргәзмә - гади вернисаж гына түгел, ә мода тенденцияләре, илһам һәм әдәбият белән сәнгатьнең синтезы турындагы тере диалог. Китапларга мөнәсәбәтләре, үзләренең яраткан әсәрләре турында күргәзмә ачылышында танылган модельерлар һәм дизайнерлар Катя Борисова һәм Элара Шәйхи сөйләячәк. «Моданы илһамландыручы китаплар» экспозициясендә Казан дизайнерларының, ТР
Дизайнерлар берлеге әгъзаларының 19 фотографиясе тәкъдим ителәчәк. Һәрбер рәсем астында qr-код куелачак, аның буенча сайтка күчеп, проектта катнашучы модельер өчен нинди китап илһам чыганагы булуы белән танышырга мөмкин булачак. Сезнең образлар, зур мәдәни диалогның бер өлеше буларак, күргәзмә стендында үз урынын алачак. Күргәзмәне ачуга керү теркәлү буенча ирекле.