"Хатын – кызлар яза" - ТР Милли китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шундый исемдә китап күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция хатын-кызларның әдәбиятка, тарихка һәм мәдәнияткә керткән өлешләрен ассызыклауга, хатын-кыз язмышларының төрлелеген һәм карашлар дөньясын күрсәтүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәдә хатын-кызның эчке дөньясын, иҗади эзләнүләрен һәм тормыш тәҗрибәсен ачучы танылган рус һәм чит ил авторларының көндәлекләре,истәлекләре, хатлары һәм уйланулары тәкъдим ителә.
XX гасыр үзенчәлекләре турында талантлы гүзәл затлар күзлегеннән чыгып сөйләүче китапларга аеруча игътибар бирелә. Һәр китап вакыт сулышын һәм кеше тойгыларының тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирә торган үз тарихына ия. Күргәзмә әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл дөньясына кагылырга теләүчеләр өчен мөһим вакыйга булачак.