Балалар һәм аларның ата-аналары өчен әкиятләр һәм маҗаралар китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз
14 мартта 13.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Зилантлар гаиләсе»дигән китап тәкъдим ителәчәк. Аның авторлары - Казан язучылары Александр Демышев, Әлфия Таҗиева-Мусина, Сергей Межерицкий һәм иллюстратор Миләүшә Тукмакова.
Яңа геройлар белән танышу, авторларга сораулар бирү, бу гаҗәеп басманың ничек барлыкка килүен белү һәм автограф алу өчен балаларны һәм ата-аналарны очрашуга чакырабыз.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә Зилантларның тормышы турында түбәндәгеләрне белербез: Казанның атаклы символы ничек яши? аның гаиләсе бармы? Зилантлар нинди маҗараларга юлыга?
Бу китапта сурәтләнгән Зилантларның күп балалы гаиләсе - дуслык, аңлашу, үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт үрнәге. Әлеге гаиләнең тормышы бер үк вакытта бик күп маҗаралардан, төрле кызыклы вакыйгалардан тора.
.jpg)
Александр Максимович Демышев -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 20 елдан артык «Заречье», «Бәхетле балачак» балалар коллективлары булган «ТАССРның Х еллыгы» исемендәге Мәдәният сараен җитәкли. 2024 елда «Фолиант» нәшриятында чыккан «Россия коралы даны өчен» китабы авторларының берсе. Кызы һәм оныклары бар.
Әлфия Таҗиева-Мусина – «Зилантлар гаиләсе» китабының автордашы-педагог, «Лира кысасында фирүзә», «Шәмсегаян»китапларының авторы.
.jpg)
Сергей Эдуардович Межерицкий - «Зилантлар гаиләсе» китабының автордашы - Казан дары заводының беренче генераль директоры, 3 буыннан торган хезмәт династиясе вәкиле. Техник фәннәр кандидаты, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы, 2 нче класслы дәүләт киңәшчесе. «Ватанга хезмәттә 210 ел» китабының мөхәррире (1998 ел).
.jpg)
Миләүшә Илгис кызы Тукмакова - «Зилантлар гаиләсе» китабының иллюстраторы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. КФУның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары (Дизайн һәм пространство сәнгате институты/ ИДиПИ (төп хезмәткәр)), доцент, фәннәр кандидаты Тәкъдим итү кичәсенә керү теркәлү буенча ирекле