Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында ике яңа китап экспозициясе ачылды.
.jpg)
«Язучы, хәрби журналист» исемле беренче күргәзмә татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Афзал Шамовның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Быел язучының тууына 125 ел тула. Аның беренче хикәяләре 1919 елда басылып чыга. Әдипнең иң яхшы әсәрләре булып «Рәүфә», «Бер мәхәббәт тарихы» повестьлары, «Госпитальдә», «Маннур бабай», һәм башка хикәяләре санала. Бөек Ватан сугышы елларында А.Шамов фронт очерклары, хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр иҗат итә. Күргәзмәдә аның ТР Милли китапханәсе фондларыннан укучылар тарафыннан аеруча күп сорала торган татар һәм рус телләрендәге әсәрләре тәкъдим ителде. Афзал Шамовның әдәби әсәрләре белән беррәттән китапханәдә әдипнең тормышын һәм иҗатын ачучы басмаларның, библиографик ярдәмлекләрнең (вакытлы матбугаттан мәкаләләр исемлеге) һәм башка чыганакларның киң катламы бар.
.jpg)
Классик уку залында ачылган икенче күргәзмә «Клара Булатова. Тууына 90 ел» дип атала , ул дүрт дистәдән артык китап авторы булган шагыйрә иҗатына багышланган. Клара Булатова иҗат юлын 60 нчы елларда башлый, ул үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген Әлмәт җире матурлыгын, авыл халкы һәм нефтьчеләрнең хезмәтен данлауга багышлый. Аның шигырьләре бик кешелекле, эчкерсез, бай теле белән аерылып тора. Клара Булатова - күпсанлы җырлар авторы.
.jpg)
Экспозициянең нигезен Клара Булатова әсәрләре һәм аның шәхесен, иҗатын ачучы мәкаләләр тәшкил итә. Ике күргәзмә дә ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.
.jpg)