«Татарстан Республикасының баян өчен музыкаль әдәбияты антологиясе» китабын тәкъдим итү концертына чакырабыз.

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Чара 21 март көнне 16.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә узачак.

Уникаль басманың автор-төзүчесе - профессор, баянчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай һәм М.Җәлил премияләре, баянчылар һәм композиторларның халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале кавалеры Владимир Федотов. Китапны тәкъдим итү концерт форматында узачак. Кичәне алып баручы: музыка белгече, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова.

Программада чакырылган артистлар чыгышы:

  • «Борынгы татар легендасы» (В.Федотов) һәм «Музыкантлар елмаялар» (Ф. Галиев) композицияләре. Башкара: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Владимир Федотов (инструмент — Цифрлы баян Roland FR-8X).
  • «ТНП темаларына фантазия» композициясе (Р.Курамшин). Башкара: халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Айдар Вәлиев.
  • «Кичке Казан С.Сәйдәшев истәлегенә концерт вальсы» композициясе. (В. Федотов). Башкара: Россиякүләм музыкаль конкурс лауреатлары, Сәйдәш Фәхразыев, Илназ Дудкин, Рамазан Гыйниятовтан торган баянчылар триосы.
  • «Эпилоглы баллада» композициясе (Р.Бакиров). Башкара: 15 балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илсаф Галимҗанов
  • «Экспромт» композициясе (Р.Бакиров). Башкаралар: Казан дәүләт мәдәният институтының 2 курс студенты Мансур Закиров һәм И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Илдус Хәйзиев.
  • «Әпипә» композициясе (Р.Курамшин). Башкара: И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 3 курс студенты Самат Минһаҗев «Хәй, егетләр!».
  • Композициясе Башкара: Ф. Әхмәдиев исемендәге музыка мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рияз Мөбарәкшин.

Антология үз эченә иң әһәмиятле әсәрләрне ала һәм композиторларның тормыш һәм иҗат хронологиясе буенча төзелгән өч өлештән тора. Антологиянең беренче өлешенә Александр Ключарев, Бату Мөлеков, Заһид Хәбибуллин һ.б. композиторларның әсәрләре кертелде. Оригиналь әсәрләр белән беррәттән, антологиянең беренче өлешенә шулай ук

Владимир Федотов тарафыннан иҗат ителгән һәм музыкаль җәмәгатьчелектә югары бәягә лаек булган Нәҗип Җиһанов һәм Рөстәм Яхин әсәрләренең баян өчен транскрипцияләре дә урын алган. Басма Татарстан Республикасы композиторларының баян өчен милли оригиналь музыкасын саклауга һәм популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International