Нәүрүзнең тарихы һәм гореф-гадәтләре, аны Татарстан Республикасында һәм Казахстанда яшәүче халыклар тарафыннан бәйрәм итү үзенчәлекләре турында 2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре һәм Сактаган Баишев исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсе (Актүбә шәһәре, Казахстан Республикасы) вәкилләре фикер алыштылар.
.jpg)
Онлайн-очрашу ике мәдәни институциянең халыкара хезмәттәшлеге кысаларында узды. ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Зимаголова очрашу вакытында ТР Милли китапханәсе фондыннан Татарстанда яшәүче халыкларда язны бәйрәм итү йолалары турындагы китапларга күзәтү ясады. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, КФУ доценты Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның Нәүрүзне ничек бәйрәм итүләре турында җентекләп сөйләде.
.jpg)