Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан берләшүе көненә күргәзмә

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

2014 елның 18 мартында Зур Кремль сараеның Георгий залында Кырым Республикасын һәм Севастопольне Россия составына кабул итү турындагы килешүгә кул куелды. Документ референдум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенә ике яңа субъектының керүен беркетте. Күп санлы авырлыклар һәм сынаулар аша узып, Кырым, бүтән беркайчан да аерылмас өчен, яңадан Россиягә кушылды.

ТР Милли китапханәсенең вакытлы басмалар залында ачылган күргәзмә Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең уникенче еллыгына, шулай ук Россия халыкларының бердәмлеге елына багышлана. Экспозициядә илебез өчен әһәмиятле тарихи вакыйгага кагылышлы интервью һәм экспертларның фикерләре булган журнал һәм газета мәкаләләре, публицистик материаллар тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International