2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды. Семинарның темасы – «Мавыгу клублары эшчәнлеге аша милли әдәбият укуны арттыру: эш тәҗрибәсе».
Сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Р.Җ. Гыймранов чыгыш ясады. Ул милли әдәбиятны саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук китапханәләрнең бу максаттагы эшләренә зур әһәмият бирде.
Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә. Җамалиева катнашты. Ул республика күләмендә китапханәләр эшчәнлегендәге яңа юнәлешләр белән таныштырды, китапханәчеләрнең үзара очрашып-аралашып торуы, семинарларда еш катнашулары аша белемнәрен һәм китап укучыларга хезмәт күрсәтү осталыкларын камилләштерү зарурлыгына басым ясады.
Семинар кысаларында китапханә хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларны милли әдәбиятка җәлеп итүнең төрле алымнары турында фикер алыштылар, үз эшчәнлекләрендә очрый торган кыенлыкларны да телгә алдылар.
Чара кысаларында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу да булды. Ул җылы һәм дустанә мохиттә узды. Язучы семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең иҗат юлы, соңгы елларда чыккан китаплары һәм әдәби әсәрләрендәге үзенчәлекләр турында сөйләде.