Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
26 мартта 18.30 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә татарча «Фикерләшик» китап клубы очрашуы була. Бу - татар авторларының бай мирасын популярлаштыру һәм фикер алышу мәйданчыгы, татар әдәбияты дөньясына чумарга, актуаль темалар буенча әңгәмә корырга һәм яңа әсәрләр белән танышырга теләүче фикердәшләрнең очрашу урыны. Клубның үзенчәлеге - кыска жанрларга, хикәяләргә һәм новеллаларга юнәлеш.
Мондый формат катнашучыларга кыска вакыт эчендә әдәби әсәрләрнең киң спектрын колачларга мөмкинлек бирә, бу - мәшгуль кешеләр һәм татар телен яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен аеруча мөһим.
26 мартта клубта катнашучылар күренекле татар язучысы Әмирхан Ениикиның «Картлар» хикәясе турында фикер алышачак. Очрашу алдыннан әсәрнең текстын алдан укырга кирәк.
Клубны оештыручылар: ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина.
Теркәлү: https://nbrt.timepad.ru/event/3879183/