«Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге» дип аталган тематик күргәзмә

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.
Кешенең бурычы – хәзерге табигый шартларда яшәп калу, үзенең һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген кайгырту, яшәү өчен бөтенесенә дә тиешле шартлар тудыру. Беренче чиратта бу әйләнә-тирә мохиткә сак караш булдыру.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә «Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге» дип аталган тематик күргәзмә куелды. Ул 10 нчы декабрьдән 29 нчы декабрьгә кадәр эшли. Анда әйләнә-тирә мохитне, табигатьне һәм кеше сәламәтлеген саклауга багышланган чаралар уздыруда кулланырга мөмкин булган мәгълүмати-белешмә, методик материаллар куелды.
Фәнни-техник алгарыш табигатьнең пычрануына китерә. Әйләнә-тирәдәге табигатьнең пычрануы кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Яңа төр авырулар килеп чыга, кешенең иммун системасы какшый. Кеше сәламәтлеген саклау өчен табигатькә сакчыл карашның ни дәрәҗәдә мөһимлеген дөнья җәмәгатьчелеге инде күптән аңлады.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International