Милли китапханәдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез!

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

12 апрельгә өлкәннәр һәм балалар өчен «Ачык космос» махсус программасы әзерләнде.

Хәзерге балалар шагыйрьләренең космик шигырьләрен укырбыз, галәм һәм андагы урыныбыз турында сөйләшербез. Ә мастер-класс вакытында зур открытка ясарбыз.

  • 13:00 «Космонавтика: кичә, бүген, иртәгә» лекциясе 12+ Ю.А. Гагаринның очышына 65 ел тулган елны ай программалары һәм кеше яши торган космик станцияләрнең нәрсәләр булуы турында сөйләшербез. Файдалы ресурслар чыгару һәм космик янаулар проблемаларына тукталырбыз.

Спикер: Юрий Нефедьев, физика-математика фәннәре докторы, КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П. Энгельгардт исемендәге обсерваториянең фәнни җитәкчесе

Спикер: Рамил Ибраһимов — техника һәм технология магистры, нанотехнологияләр факультеты, математика һәм физика укытучысы

Язучыларның иҗат юлын күзәтербез, әсәрләренең төп темалары турында сөйләшербез һәм иң әһәмиятле китапларын тикшерербез

Спикер: Алексей Мелихов, филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты.

  • 17:00 "Космос музыка жанрларына ничек бәреп керде» 12+ Журналист, блогер, музыкант, язучы, «Музыка» Дзен-каналы авторы Игорь Цалер катнашында «Атнага бер пластинка» проекты. Китапханә фондыннан сирәк пластинкалар тыңларбыз, галәмне үзләштерүнең музыка жанрлары үсешенә ничек йогынты ясавы турында фикер алышырбыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International