Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.

Классик уку залында 12 апрельдә билгеләп үтелә торган авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космик Одиссея» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә орбитаны беренчеләрдән булып яулап алган совет космонавтлары турында китаплар тәкъдим ителде.

Биредә бөек конструктор һәм совет космонавтикасына нигез салган Сергей Королев, йолдызларга юл ачкан Юрий Гагарин һәм ачык космоска беренче булып чыккан Алексей Леонов биографияләрен табарга мөмкин. Чит ил астронавтлары арасында айда эзләре калган Нил Армстронг һәм Базз Олдрин, шулай ук Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясаган америкалы Джон Гленн бар. Фәнне популярлаштыручы атаклы шәхесләрнең хезмәтләре аеруча кызыклы: «Параллель дөньялар» китабында Митио Каку дөнья төзелеше һәм югары үлчәмнәр турында мавыктыргыч итеп сөйли.

Стивен Хокинг «Кара тишекләр һәм яшь галәмнәр» җыентыгында кара тишекләрнең табигате һәм космосның киләчәге турында фикер йөртә. «Яңа космик узыш» бестселлеры миллиардерлар Илон Маск, Ричард Брэнсон һәм Джефф Безосның шәхси очышларның яңа дәверен башлауларын ача. Очышлар турында хыялланучылар өчен «Ничек астронавт булырга»дигән практик кулланма тәкъдим ителгән.

Ә «Зур космик сәяхәт» дигән юлкүрсәткеч галәм буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясарга ярдәм итәчәк. 6+ балалар залында яшь укучылар өчен төсле энциклопедияләр һәм космос турында беренче китаплар белән «Укый башлыйбыз: 3...2...1...» " күргәзмәсе ачылды.

Яшүсмерләр залында «Йолдызлы маршрутлар» экспозициясе куелды. Биредә инде космосны үзләштерү тарихы, бөек конструкторлар һәм космонавтлар, шулай ук заманча фәнни теорияләр һәм космик очышларның киләчәге турында җитдирәк сөйләшү. Күргәзмә легендар беренчел юл салучыларның биографияләре, дөньякүләм космонавтика казанышлары һәм галәмне өйрәнү буенча өр-яңа проектлар белән таныштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International