Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
.jpg)
Тормышта уңышка ирешү өчен нинди сыйфатлар кирәк, шәһәр хакимиятендә нинди белгечләргә ихтыяҗ бар, "Кырлай" паркы урынында нәрсә барлыкка киләчәк һәм яшүсмерләр буллингы белән ничек көрәшергә? 8 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә узган ачык әңгәмә вакытында Казан мэры Илсур Метшин болар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Шәһәр башлыгының "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән рәсми булмаган очрашуы "Беренчеләр хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге гамәлгә ашыра торган «Балаларча булмаган сөйләшү" проекты кысаларында узды. Ачык әңгәмәдә 12-18 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты."Балаларча булмаган сөйләшү" - республика җитәкчеләренең яшүсмерләр һәм яшьләр белән шәһәр инфраструктурасы үсеше, мәктәп һәм студентлар тормышы, үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре турында аралашу өчен ирекле мәйданчык.
Мондый беренче очрашу 2025 елның июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде. Проектта шулай ук Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев та катнашты. «Балаларча булмаган сөйләшүләр" ел буена дәвам итәчәк һәм республиканың төрле районнарын колачлаячак.