Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.

11 апрель көнне 15:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Бердәмлек коды» квесты узачак. Уен форматында балалар 1612 ел вакыйгалары белән танышачак. QR-кодларга яшерелгән серләрне чишә-чишә, катнашучылар үткәнгә чума, ата-бабаларыбызның батырлыклары, безне берләштергән гореф-гадәтләр һәм безне көчлерәк итә торган кыйммәтләр турында беләчәк. Тарихка сәяхәт барышында алар 1612 елның иң мөһим вакыйгасы — Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүе белән дә танышачак.

Иван Сусанин лабиринты аша барлык сынауларны узгач, квестта катнашучылар гади кешеләрнең дә, күренекле шәхесләрнең дә батырлыклары турында күбрәк беләчәк, шулай ук бердәмлекнең һәм Ватанга мәхәббәтнең никадәр мөһим икәнен аңлаячак. «Бердәмлек коды» пазлын җыйган җиңүчеләргә катнашучы сертификаты тапшырылачак. Мәгълүмат алу һәм биремнәрне үтәү өчен QR-кодларны сканерлау мөмкинлеге булган смартфон кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International