Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
«Тукай – шигърият чишмәсе» дип аталган экспозиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886–1913) тууына 140 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә шагыйрьнең әсәрләрен татар, рус, башкорт, удмурт һәм дөньяның башка телләрендә күрергә мөмкин, шулай ук аның тормышы һәм иҗатына багышланган хезмәтләр дә тәкъдим ителә.
Классик уку залында ачылган икенче күргәзмә Татарстанда ел саен 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә торган Туган тел көненә багышлана. «Туган тел – милләтнең горурлыгы» экспозициясендә татар әдәби теленең тарихына һәм сөйләм мәдәниятенә багышланган кызыклы басмалар тәкъдим ителә, алар туган телнең матурлыгын данлый. Ике китап күргәзмәсен дә ТР Милли китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре оештырды.