#ФейкЯкиДөрес рубрикасы: «Белен» колледжында яшь Фидель Кастроның спорт рекордлары

2026 елның 10 апреле, җомга

Киләчәктә Куба лидеры булачак егет 1944 елда үз иленең иң яхшы укучы-спортчысы дип танылганмы?

Җавапны ТР Милли китапханәсе фондларындагы китаплардан эзлибез. Максим Макарычевның «Фидель Кастро» китабында язылганча, Фидель аеруча футбол, баскетбол һәм бейсбол уйнарга яраткан.

1942 елда ул Гаванага күчә һәм иезуитларның «Белен» колледжына укырга керә. Биредә ул тиз арада спортның төрле төрләре буенча иң яхшы укучылар рәтенә күтәрелә, «разведчиклар төркеме»н җитәкли. Ул чакта Беленда альпинизм белән шөгыльләнгән, яңа маршрутлар һәм биеклекләр өйрәнгән егетләрне шулай атаганнар. Колледжның бейсбол командасында булачак революция лидеры Фидельгә иң мөһим һәм җаваплы роль — питчер (туп бирүче) вазифасы ышанып тапшырылган. Ул тупны каршы як уенчы аны таяк белән бәреп өлгермәслек итеп бирергә тиеш була. Бу позициядәге идеаль уенчы, гадәттә, 180 сантиметрдан да озынрак һәм көчле куллы булырга тиеш. Нәкъ менә шул сыйфатлар Фидельгә кызларның игътибарын да җәлеп иткән.

XX гасырның иң күренекле, каршылыклы һәм танылган сәясәтчеләренең берсе, 1959–2008 елларда ил белән җитәкчелек иткән бөек оратор тормышы турында тагын да кызыклы фактларны ТР Милли китапханәсе фондларындагы китаплардан һәм документлардан таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International