ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗәнова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде 

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүләкләү турындагы указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов имзалады.

Бүген, 14 апрельдә, ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова юбилеен билгеләп үтә. Ул республиканың төп китапханәсен 2020 елдан бирле җитәкли — нәкъ шул вакытта Милли китапханә яңа бинага күчте. 2026 елның 14 апрелендә имзаланган указ нигезендә, Мәдинә Тимерҗанова мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде.

Мәдинә Фатыйх кызын юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, илһам, республикабызның чәчәк атуы өчен! яңа креатив һәм зур проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International