«Мәңге җуелмас Хәтер»

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Шундый исемдәге экспозиция ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат залында ачылды.

Күргәзмә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына каршы кылынган геноцидны искә алу көне уңаеннан оештырылды. Бу истәлекле дата тарихи хакыйкатьне саклау максатыннан билгеләнгән һәм Россиядә ел саен 19 апрельдә искә алына.

Нәкъ менә 1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының — «Немец-фашист җинаятьчеләренә, совет халкын һәм әсир кызылармеецларны үтерүдә һәм газаплауда гаепле кешеләргә, шулай ук шпионнарга, Ватанга хыянәт итүчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә карата җәза чаралары турында» 39 номерлы указы дөнья күрә. Анда беренче тапкыр нацистларның Советлар Союзының тыныч халкын юк итүгә юнәлдерелгән системалы сәясәте дәлилләре теркәлә. Бу документ тарихи хакыйкатьне яклауның хокукый нигезләрен ныгытуда һәм нацизм корбаннары булган миллионлаган кешеләр истәлеген мәңгеләштерүдә мөһим адым булды.

Бүген «совет халкы геноциды» төшенчәсен инкарь итү, андый гамәлләрне аклау яки корбаннар истәлеген мыскыл итү өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу федераль закон (№100-ФЗ) 2025 елның 9 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Вакытлы матбугат бүлегендәге "Мәңге җуелмас Хәтер" күргәзмәсендә газета-журналлардан актуаль язмалар тәкъдим ителә. Экспозиция нацистларның СССРның оккупацияләнгән территорияләрендәге җинаятьләрен хокукый яктан гына түгел, ә тирән тарихи контекстта да ача.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International