Җиңүчеләрнең исемнәре 16 апрельдә ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында узачак әдәби-музыкаль кичә кысаларында игълан ителәчәк.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесе сигез номинация буенча уздырылды: шигърият (зур һәм кече форма) проза (зур һәм кече форма) драматургия эссе балалар бакчалары өчен шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган ачык дәресләр һәм методик эшләнмәләр.
Бәйгегә моңа кадәр беркайда да басылмаган йөздән артык әсәр тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр «Тукай йолдызлыгы» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында игълан ителәчәк. Анда Татарстан Республикасының танылган артистлары — Резедә Галимова, Алмас Хөсәенов, Айдар Габдинов, Алмаз Гәрәев, Булат Гатауллин, Илфак Хафизов һәм башкалар катнашачак.
Чара театр күренешләрен, шигъриятне, прозаны һәм җырларны берләштереп, Габдулла Тукайның һәм аның чорының җанлы образын тудырачак. Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге.