«Фикерләшик» клубының чираттагы очрашуы

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

23 апрельдә 18.00 сәгатьтә Милли китапханәдә татар телендәге «Фикерләшик» китап клубының чираттагы очрашуы узачак.

Бу юлы катнашучылар Сабантуй бәйрәме атмосферасына чумачак! «Фикерләшик» алып баручылары Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина белән бергә татар әдәбиятын сөючеләр Марат Кәбировның «Башка авыл кешесе» хикәясен — серле таныш булмаган кешенең кинәт пәйда булуы турындагы әсәрне тикшерәчәк. Төп герой нәрсәләр яшерә, һәм аны белмәгән авылкешеләрен нинди гаҗәп фактлар шаккатырырга мөмкин? Бу сорауларга җавапны «Фикерләшик» клубы катнашучылары бергәләп эзләячәк.

Шунысы мөһим: очрашуга кадәр әсәр текстын алдан укып килергә кирәк. «Фикерләшик» татар телендәге китап клубы — татар авторларының бай әдәби мирасын таныту һәм фикер алышу өчен мәйдан, бер фикердәге кешеләрне берләштерүче, татар әдәбияты дөньясына чумарга, актуаль темаларны күтәрергә һәм яңа әсәрләр белән танышырга теләүчеләр өчен очрашу урыны. Клубның үзенчәлеге — кыска жанрларга, хикәя һәм новеллаларга игътибар юнәлтү.

Бу формат катнашучыларга кыска вакыт эчендә төрле әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә, бигрәк тә вакытлары чикле булганнар һәм татар телен өйрәнә башлаучылар өчен уңайлы. Чарага керү теркәлү буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International