2026 елның 16–17 апрелендә Беларусь Милли китапханәсендә фәнни конференция форматында XXII Халыкара китап белеме укулары узды.
Форумда катнашучылар китап белеме, китапханә эше һәм библиография теориясе һәм практикасы, китап мәдәнияте тарихында хатын-кызларның роле, кулъязма мирас язмышы, заманча китап сәнгате һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Конференциядә ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Илъяс Мөстәкыймов һәм Гөлшат Сабирова катнашты.
.jpg)
Илъяс Мөстәкыймов үз чыгышында чарада катнашучыларны күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның (1900–1981) тормышы һәм иҗатына бәйле ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы яңа чыганаклар белән таныштырды.
.jpg)
Гөлшат Сабирова исә үз докладын шул ук бүлектәге иске басма һәм сирәк китапларда очрый торган тамгаларга багышлады. Аның чыгышында төрле экслибрислар һәм мөһерләр тарихы каралды, шулай ук аларның ияләре турында мәгълүматлар китерелде.
.jpg)