24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР Милли китапханәсендә татар телен белүеңне тикшереп, офлайн форматта диктант язарга мөмкин булачак. Катнашу өчен китапханә ресепшеннарына яисә (843) 222 82 85 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче мәртәбә узачак һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясый. Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак. Моннан тыш, мәйданчыклар Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында булдырыла. Нечкәлекләр белән сайтта таныша аласыз: https://diktant.tatar