1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Милли китапханәдә берьюлы 7 китап күргәзмәсе ачылды.
Икенче каттагы классик уку залында «Җиңү йөзләре: Татарстан геройлары фронтта һәм тылда» экспозициясе тәкъдим ителә. Ул республикабыз халкының Җиңүгә керткән өлешенә багышланган. Биредә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре турында уникаль архив материаллары һәм документларны күрергә мөмкин.
Күргәзмәдәге исемнәр арасында легендар очучы Михаил Девятаев, «Катюша»лар командиры Барый Йосыпов, Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган өлкән сержант Гази Заһитов бар.
.jpg)
Аерым бүлектә Татарстанның сәнәгать предприятиеләре — Казан дары заводы һәм авиация җитештерүләре турында сөйләнә. Биредә «Алар Җиңү белән кайтты» дип аталган күптомлык Хәтер китабы да аерым урын алып тора — анда сугышта катнашып, туган якларына әйләнеп кайткан якташларыбызның исемнәре тупланган.
.jpg)
Классик уку залы витриналарында «Совет информбюросыннан» күргәзмәсе урнашкан. Анда фронт яңалыклары басылган сугыш еллары газета-журналлары тәкъдим ителә.
.jpg)
Бу күргәзмә — Бөек Ватан сугышының хәлиткеч елларына күчеп кайткандай булу мөмкинлеге. 1944–1945 ел документларында Белоруссияне азат итүдән алып Рейхстаг өстендә Җиңү салютларына кадәрге вакыйгалар чагыла. Монда коры фактлар гына түгел — чорның тере сулышы сизелә.
.jpg)
Күргәзмәдә Милли китапханә фондларыннан алынган оригиналь газета-журнал төпләнмәләре тәкъдим ителә. Саргвйган битләрдә тарих замандашлар күзлегеннән чагыла: һәр юлда — өмет, горурлык һәм фронт хәбәрләрен көтү. Аларны укыганда фронт ничек яшәгәнен, тылда ничек хезмәт куйганнарын, илнең Җиңү хәбәрен ничек каршылауларын тоеп була.
ТР Милли китапханәсенең универсаль залында да Җиңүгә багышланган ике күргәзмә урнашкан. «Сүздә сугыш кайтавазы» экспозициясе Россия һәм чит ил язучыларының прозасын, шигъриятен һәм публицистикасын тәкъдим итә.
.jpg)