Туган як турындагы уникаль китап – Татарстан китапханәләре фондларына

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
2013 нче елның 10 нчы октябрендә Казан Кремлендә «Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт» китабы тәкъдир ителгән иде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан муниципаль берәмлек башлыклары һәм шушы хезмәтнең дөнья күрүенә үз өлешен керткән башка затлар катнашты.

Татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә нәшер ителгән уникаль китапны «Логос» нәшрият йорты коллективы ике елдан артык басмага әзерләгән. «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, «Республиканың күңелләрне яуларлык урыннары сурәтләнгән һәм тасвирланган бу хезмәт укучыларга да, укытучыларга да ярдәм итәчәк, шул рәвешле, нинди җирлектә яшәвебезне тулы күләмдә күзалларга мөмкинлек бирәчәк».

«Яңарыш» Республика фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 230 данә китап тапшырылды. Басма республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе аша 46 муниципаль һәм 4 республика китапханәсе фондларына таратылачак. Милли китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар да туган як турындагы кызыклы, мавыктыргыч китап белән танышу мөмкинлегенә ия булдылар.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International