27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Гомумроссия китапханәләр көне Россия Президенты указы белән 1995 елның 27 маенда гамәлгә куелды.
Әлеге дата 1795 елның 27 маенда илдәге беренче дәүләт китапханәсе — Император җәмәгать китапханәсе (хәзерге Россия Милли китапханәсе) нигезләнү хөрмәтенә билгеләнә.
Ел саен Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан бөтен ил буенча балалар һәм олылар өчен китап укуны популярлаштыруга багышланган төрле чаралар үтә. ТР Милли китапханәсе дә 27 майга махсус программа әзерләде.
Чаралар
Экскурсияләр
Моннан тыш, 27 майда ТР Милли китапханәсендә ел саен үткәрелә торган китап тарату акциясе узачак һәм яңа «КИТАП АМНИСТИЯСЕ» акциясенә старт биреләчәк. Әгәр өйдәге китап киштәгездә китапханә китабы «кунакта» озаграк тоткарланган икән — борчылмагыз: аны елмаеп кына, штрафларсыз һәм шелтәсез кире кайтарыгыз.
Китапларны китапханәгә кайтару миссиягез башка укучыларга да яңа маҗараларга юл ачсын!