Италия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән блогерлар — ТР Милли китапханәсендә экскурсиядә

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

13 майда ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни объектлары белән танышу буенча халыкара блог-турда катнашучылар булды.

Италиядән Майк Понте — сәяхәт һәм туризм турында блог авторы (145 меңнән артык язылучысы бар), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкиле Мөхәммәд Әл Мәҗид — цифрлы фильмнар һәм танып-белү контенты авторы (100 меңнән артык язылучысы бар).

Кунаклар Казанда беренче тапкыр гына. Алар Татарстан башкаласына XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килгән.

Чит ил блогерлары ТР Милли китапханәсе тарихы белән танышты, беренче кат холлындагы яктылык-хәреф инсталляциясе янында селфи ясады, Казан күренешләре ачылган уку залларының җылы мохитен тойды, шулай ук ТР Милли китапханәсенең иң әһәмиятле урыннарының берсе — газ белән янгын сүндерү системасы урнаштырылган заманча китап саклагычларда булды.

Кунакларда ТР Милли китапханәсенең сирәк фондында сакланучы гарәп графикасындагы китаплар һәм кулъязмалар аеруча зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International