Новые сообщения Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе визиты

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

13 майда ТР Милли китапханәсендә экскурсия вакытында Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе вәкилләре сирәк кулъязмалар һәм документлар, өч йөздән артык саклау берәмлеген тәшкил иткән Коръәннәр коллекциясе, шулай ук беренче кат холлындагы якты хәрефле инсталляция белән танышты.

Чит ил кунаклары Казанга бу көннәрдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узучы XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде.

Төркия Генераль прокуратурасы делегациясе составына Рыдван Гүндогды, Мәхмүт Арслан һәм Гөкхан Сертез керде. ТР Милли китапханәсенә кунаклар Казан шәһәре прокуроры Илдар Исмәгыйлов озатуында килде.

Делегация әгъзалары өчен ТРның төп китап саклау үзәге буенча экскурсияне ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International