Яңа ел килә, Яңа ел!

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Яңа ел бәйрәме – иң күңелле, иң көтеп ала торган бәйрәм.

2013 нче елның 20 нче декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең 78 нче мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу бик кызыклы узды. Китапханәчеләр Яңа ел бәйрәменең тарихы, тылсымлы Кыш бабай турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Укучылар, Яңа ел табышмакларына җавап табып, бүләкләр дә алдылар.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International