Мәдәният – иң мөһиме

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
2014 нче ел Россия Президенты Указы белән Мәдәният елы дип игълан ителде. Моның максаты – «мәдәният үсеше мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм дөнья күләмендә Россия мәдәниятенең дәрәҗәсен күтәрү». Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Мәдәният – иң мөһиме» дип аталган циклдан күргәзмәләр сериясен тәкъдим итә башлый.

Мәдәният безгә гармония һәм рухи бөтенлек хакимлек иткән гаҗәеп дөньяның ишекләрен ача, безнең кем икәнлегебезне күрсәтә, ни өчен «кеше» дигән исем йөртүебезне аңлата, нәкъ менә кеше булыр өчен һәртөрле гыйлем байлыкларын һәм мәдәни кыйммәтләрне саклаучы музейлар, театрлар, китапханәләр кирәклеген төшендерә.
Әлеге сериянең беренче күргәзмәсе – «Узган дәверләр хәтере сагында» дип аталганы – кешенең рухи тормышындагы иң әһәмиятле ихтыяҗлардан саналган китапханәләргә һәм музейларга багышлана.
Күргәзмә гыйнвар аеның 15 еннән 31 енә кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International