Дөнья халыклары кухнясы

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
2014 нче елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) «Дөнья халыклары кухнясы» дигән күргәзмә эшли.

Мәгълүм булганча, Җир шарында яшәүче һәр халыкның үз тарихы, күпгасырлык традицияләре бар. Алар милли кухня үзенчәлекләрендә бик калку чагылыш тапкан.
Күргәзмәдә татар, рус, удмурт, чуаш, украин, итальян, француз, кытай кухняларына хас традицион милли ризыкларның барлык нечкәлекләре турында сөйләүче китаплар урын алды. Бу китапларның күбесе рәсемнәр белән, төсле һәм матур итеп чыгарылган. Сурәтләре үк авыздан сулар китерә. Җентекләп танышу күңелләрегезгә ләззәт бирәчәк, күрсәтелгән ризыкларны үзегез әзерләү серләрен ачачак.

Китапханәгә килүчеләрнең киң катлавына тәгаенләнгән әлеге күргәзмә ай ахырына кадәр торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International