Язмышы – үзе бер китап: Аркадий Гайдар юбилеена

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Ул кечкенә бала кебек шат күңелле һәм самими иде. Сүзе – эшеннән, фикере – хисләреннән, тормышы – шигърияттән аерылмады. Ул үз китапларының авторы да, каһарманы да булды.
С. Маршак

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) күренекле балалар язучысы А.П.Гайдарның (1904–1941) тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Аркадий Петрович Гайдар (чын фамилиясе – Го́ликов) – рус совет язучысы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан шәхес. Әсәрләре мәктәп программасына кертелгән, чит телләргә тәрҗемә ителгән, алар буенча күп фильмнар төшерелгән. Шулар арасыннан аеруча билгелеләре: «P.B.C.» (1925), «Мәктәп» (1930), «Ерак илләр» (1932), «Дүртенче блиндаж», «Хәрби сер» (1935), «Чук һәм Гек» (1939), «Барабанчы язмышы» (1938), «Кайнар таш» (1941), «Зәңгәр чынаяк» (1936). А.П.Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» повесте исә (1940) – балалар тарафыннан ветераннарга һәм өлкән кешеләргә ирекле рәвештә булышуны максат иткән тимурчылык хәрәкәтенә башлангыч биргән әсәр.
Күргәзмәдә Аркадий Гайдарның күпчелек әсәрләре урын алган, аның кыска, әмма искиткеч кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормышын яктырткан китаплар да тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International