Яңарыш чоры сәнгатендә кеше

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
2014 нче елның 14 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5) тәкъдим ителә торган күргәзмә «Мәдәният традицияләрендә кеше феномены» дип атала.

Бик борынгы заманнарда Дельфадагы бер гыйбадәт йортының алгы өске ягында «Үз-үзеңне таны» дигән язу торган имеш. Бөек фикер иясе Сократ кешенең акылы, зирәклеге нәкъ менә шуннан, ягъни үзеңне танудан, башлана дип әйткән. Бүген дә безнең өчен үзебезне тану – артыгын кылану түгел, ә яшәешнең аеруча зарури ихтыяҗы.

Күргәзмә өч бүлектән тора:
1. «Мәдәният һәм шәхес»
Бу бүлектә тәкъдим ителә торган әдәбият Кеше феноменының, аңның, үзаңның, әхлакый кагыйдәләргә буйсынган шәхеснең серләренә төшенергә ярдәм итәчәк.
2. «Бар яктан камил кеше – рәссам»
Әлеге бүлек Яңарыш дәвере рәсем сәнгате турындагы әдәбиятны үзенә туплаган.
3. «Яңарыш даһилары»
Бу бүлектәге төсле һәм матур бизәлешле альбомнар, китаплар бөек сәнгать Осталарының тормышы һәм иҗаты турында бәян итә.

Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International