Ринат Таҗетдинов белән очрашуга чакырабыз

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
2014 нче елның 20 нче гыйнвары көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Театр кунакханәсе»нең чираттагы мәҗлесе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Ринат Таҗетдинов белән очрашу була.

Китап укырга яратучыларны, театр сәнгатен сөючеләрне һәм күренекле артистның талантына сокланучыларны Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез! Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International