Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Инженер-патент белгече һөнәре
2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36) «Инженер-патент белгече һөнәре» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Фәнни-техник, интеллектуаль куәт – җәмгыять үсешенең бер шарты. Хәзерге заманда кызыклы, яңа һәм гадәти булмаган һөнәрләр шактый күп, шуларның берсе – патент белгече һөнәре. Патент белгече уйлап табуны рәсмиләштерү өчен патент оешмасына язма мөрәҗәгать әзерли, авторлыкка хокукны раслый, Россия җирлегендәге уйлап табуларны чит илләрдә патентлаштыра, шулай ук әлеге уйлап табуларга лицензияләрне сату-алу эшен оештыра. Шул рәвешчә патент иясе үзенең уйлап табуына, файдалы моделенә яки сәнәгый үрнәгенә тулы хокук ала.
Күргәзмәдә патент белгечләренең һәм патент ышанычлыларының эшчәнлегенә ярдәм итә торган төрле басмалар куелган. Әлеге китапларның авторлары патентлаштыру өлкәсендәге үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаша. Интеллектуаль милек мәсьәләләрен яктырткан яңа журналлар белән танышу шулай ук кызыклы булыр.
Күргәзмә, нигездә, белгечләргә тәгаенләнсә дә, китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларның бик күбесен битараф калдырмас.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз