Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Ринат Таҗетдинов белән очрашу кичәсе
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
20 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) «Театр кунакханәсе»нең чираттагы мәҗлесе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов белән очрашу кичәсе булды.
Әлеге кичә Милли китапханәнең Камал театры белән берлектә башлап җибәргән уртак проекты кысаларында үткәрелде. Билгеле булганча, беренче очрашу узган елның ноябрь аенда театр артисты Әзһәр Шакиров белән булган иде, ул очрашуда күренекле актёр киң җәмәгатьчелеккә үзенең «Язмыш» китабын тәкъдим итте.
Ринат Таҗетдинов белән очрашуга сәнгать сөючеләр, китап укырга яратучылар, хезмәттәшләре һәм артистның иҗатына гашыйк тамашачылар килде. Сәнгатькяргә җылы рәхмәт сүзләре белән кичәне Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев ачып җибәрде һәм аңарга, күптән түгел узган туган көне белән котлап, китап бүләк итте.
Ринат Таҗетдинов үзенең иҗат биографиясе турында турында сөйләде. Аның чыгышы «Кара чикмән», «Мещаннар», «Бабайлар чуагы» спектакльләреннән өзекләрне экранда күрсәтү белән аралашып барды.
Гомеренең ярты гасыр вакытын Г.Камал исемендәге театр сәхнәсенә багышлап, бүген дә шунда иҗатын дәвам итүче күренекле шәхеснең язмышын шактый тулы тасвирланган «Ринат Таҗетдинов» китабының авторы һәм төзүчесе Юныс Сафиуллин әлеге басма өчен материаллар туплаганда туган матур тәэсирләре белән бүлеште, кызыклы мизгелләрне телгә алды.
«Театр кунакханәсе» түрендәге күренекле затка карата изге теләкләрен Камал театры артисты Наил Дунаев, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Нурмөхәммәт Хисамов, рәссам-хаттат Нәҗип Нәкъкаш, театр тамашачылары җиткерде.
Кичәне Камал театры артистларының нәфис сүзле һәм музыкаль чыгышлары бизәде. Раил Шәмсуаровның җырлавы, театр оркестры музыканты Динә Закированың скрипкада уйнавы, Фәнис Җиһаншаның Муса Җәлил шигырьләрен укуы залда утыручылар күңеленә бик хуш килде.
Актёр үзенең «Ринат Таҗетдинов: Истәлекләр, уйланулар, әңгәмәләр» китабына имзасын куеп, теләкләрен язып бүләк итте. Татарстан Милли китапханәсе фондларында китапның берничә нөсхәсе саклана, теләгән һәркем аның белән таныша ала.
Традиция буларак, катнашучылар ахырда күмәк фоторәсемгә төштеләр.
«Театр кунакханәсе»нең чираттагы очрашуы агымдагы елның февраль аенда узачак. Аның көне-сәгате, кем белән булачагы турындагы хәбәрләрне китапханә сайтыннан
(http://kitaphane.tatarstan.ru
) һәм театр сайтыннан
(http://kamalteatr.ru)
, башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан, «Сәнгать яшәешне чагылдыра» төркеме сәхифәсеннән (
http://vk.com/public60789652)
күзәтеп барыгыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
декабрь, 2025 ел
Татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел
2025 елның 3 декабрендә, татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 125 ел тулды.
5
декабрь, 2025 ел
Театр һәм кино йолдызы Олег Алмазов ТР Милли китапханәсендә Яңа ел алды акциясенең хедлайнеры булачак
Россия актеры Иосиф Бродский поэмасы буенча моноспектакль тәкъдим итәчәк.
2
декабрь, 2025 ел
Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинатына – 170 ел
Тарихка күз салыйк! 1855 елда Мәскәү фабрикантлары – бертуган Крестовниковлар Казанның Екатеринбург урамында (хәзерге Габдулла Тукай урамы) стеарин-шәм заводына нигез салалар.
25
ноябрь, 2025 ел
«Китаптан туган уенчык»
«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен чара ТР Милли китапханәсенең яшүсмерләр залында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз