Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Н.Н.Буличның тууына 190 ел тулу уңаеннан
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Казан университеты рус теле кафедрасының атказанган профессоры» дигән темага күргәзмә оештырылды. Ул әдәбият белгече, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан университетының беренче историографы һәм Казан җәмәгать китапханәсенең «шәрәфле күзәтүчесе» Н.Н.Буличның (1824–1895) тууына 190 ел тулуга багышлана.
Николай Никитич Булич 1845 нче елда Казан университетын тәмамлый. 1850 нче елдан Казан университетында: 1854 нче елдан – профессор, 1862– 1864, 1875–1878 һәм 1881–1882 нче елларда – тарих-филология факультеты деканы, 1864–1871 нче елларда – проректор, 1882–1884 нче елларда – ректор. 1865 нче елдан шәһәр һәм җәмәгать китапханәләре белән идарә итү комитетының мактаулы күзәтчесе, соңыннан әгъзасы. 1880–1890 нчы елларда земство эшчәнлеге белән шөгыльләнә, өяз һәм губерна земстволары гласные, земство мәктәбе идарәчеләре советы рәисе була. 1863–1895 нче елларда «Казанские губернские ведомости», 1872–1873 нче елларда «Камско-Волжская газета», 1884–1895 нче елларда «Волжский вестник» газеталарында әдәби тәнкыйтьче буларак язмалар бастыра. 1865–1868 һәм 1881–1885 нче елларда «Учёные записки Казанского университета» журналы мөхәррире.
Күргәзмәдә Н.Н.Буличның тормышына багышланган китаплар, иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның А.П.Сумароков турындагы монографиясе, М.В.Ломоносов, В.А.Жуковский, А.С.Пушкин, Ф.М.Достоевский турындагы мәкаләләр һәм чыгышлар, Казан университеты тарихы буенча (1887–1891) беренче фәнни хезмәте урын алды.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) 2014 нче елның 31 нче мартына кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз