«Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе»

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
«Ий, Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек».
(Коръән, 21:107)
«Хакыйкатьтә мин кешеләрнең күркәм холыкларын камилләштерү өчен җибәрелдем».
(Хәдис)

Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) рабигыль-әүвәл аенда дөньяга килә. Бу айда мөселман ил-дәүләтләрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә кагылышлы күп чаралар үткәрелә, безнең китапханәдә дә ошбу бөек тарихи шәхес истәлегенә багышланган күргәзмә куелды.
«Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе» дип аталган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәүлиденә багышланган күргәзмә белән 2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) танышырга мөмкин.
Биредә Мөхәммәд пәйгамбәргә иңгән Коръән Кәримнең 1901 нче елгы Казан басмасы, пәйгамбәрнең хәдисләре тупланган кайбер китаплар һәм аның тормышын тасвирлап татар галимнәре язган хезмәтләр урын алган.

Күргәзмә 2014 нче елның 10 нчы апреленә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International