Таныш булыгыз: укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә китап күргәзмәләре

2014 елның 1 феврале, шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) үз хезмәтләреннән файдаланучыларны китапханәнең бай фондлары белән таныштыруын дәвам итә. Алар игътибарына хәзерге вакытта иң актуаль булган темаларга китап күргәзмәләре тәкъдим ителә.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышлап «Әфганстан: ХХ гасырның батырлыгы һәм трагедиясе» күргәзмәсе оештырылды.


«Югары казанышлар спорты» (2014 нче елда Сочида Олимпия уеннары) күргәзмәсе ХХII нче кышкы Олимпия уеннарына багышлана.




«Үзара ышанычлык культурасы: дөнья диннәренең традицияләре» күргәзмәсе Мәдәният елында аеруча әһәмиятле. Әлеге китаплар күргәзмәнең «Дин – мәдәниятнең динамик элементы» дигән төп фикерен җиткерәләр.


Мәдәниятнең мәңгелек кыйммәтләренә «Гуманизм – кешелеклелек фәлсәфәсе» күргәзмәсе багышлана. Бу китаплар «гуманизм» төшенчәсенең асылын һәрьяклап ачалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International