«Олимпиаданы каршылап!»

2014 елның 1 феврале, шимбә
Россия тарихында беренче булган Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары 2014 нче елның 7 нче февраленнән 23 нә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) шул уңайдан «Олимпиаданы каршылап!» дип аталган күргәзмә куелды. Күргәзмәдә Олимпиадалар тарихына, Олимпия чемпионнарына, Олимпиада программасына кергән кышкы спорт уеннары төрләренә багышланган энциклопедияләр, белешмә басмалар; сәламәт яшәү рәвешен яктырткан сценарийлар урын алды.
Күргәзмә 2014 нче елның 25 нче февраленә кадәр эшләячәк.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International