Д.И. Менделеев – Россия горурлыгы

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) рус химигы Дмитрий Иванович Менделеевның (1834 – 1907) тууына 180 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.


Дмитрий Иванович Менделеев — рус химигы, күпьяклы галим, педагог. 1869 нчы елда химик элементларның периодик законын ача. Ул рус химигы гына түгел, ә дөньякүләм галим дә.
Күргәзмәдә аның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар, мемуарлар, замандашларының истәлек-хатирәләре урын алды. Күп кенә китаплар аның ачышларына, эзләнүләренә, аларга бәя бирүгә багышланган.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән. Танышырга теләүчеләрне көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International