«Сочи 2014» – синең Олимпиада

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Россия тарихында беренче тапкыр үткәрелүче кышкы Олимпия уеннарына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) күргәзмә ачылды.
XXII нче кышкы Олимпия уеннары 2014 нче елның 7 нче февраленнән 23 нә кадәр дәвам итәчәк. Алардаң соң 7 нче марттан 16 сына кадәр XI нче кышкы Паралимпия уеннары узачак.
Күргәзмәдә кышкы спорт уеннары төрләре: хоккей, чаңгыда ике төр кушылган ярыш, чаңгыда узышу, трамлиннан чаңгы белән сикерү, фристайл, сноуборд, фигуралы шуу турында китаплар куелды. Дөньяда танылган спортчылар турында да мәгълүмат таба алырсыз.
Күргәзмә киң катлам укучылар өчен кызыклы булачак, ай ахырына кадәр торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International