Тукай һәм музыка

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
5 нче февральдә Г. Тукай әдәби музееның «Йолдызлы экскурсия» дип исемләнгән яңа проекты кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов белән очраштылар. Ул үзе һәм музыкаль коллективы турында, татар музыкасын, шул исәптән, Тукай иҗаты белән бәйле булган музыканы эшкәртү хакында фильм күрсәтте, иҗаты һәм тормышына Тукайның йогынтысын билгеләп үтте.
«Тукай образлары» әсәренә тукталды һәм үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Музейда сакланган, үзе яраткан экспозицияләрне һәм Тукайның аеруча кадерле булган шәхси әйберләрен күрсәтте.
















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International