Мәктәп укучылары китапханәдә кунакта

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36) мәктәп укучылары өчен газета-журналларга күзәтүләр әледән-әле үткәрелә. 10 нчы февраль көнне Казан шәһәренең 116 нчы мәктәбендә укучы 7-8 нче сыйныф укучылары Китапханәгә очрашуга килделәр.

Укучыларны Китапханәнең тарихы, бүгенгесе, мәдәният елы уңаеннан оештырылачак чаралар, «Русская история», «Родина», «Вопросы истории» һ.б. газета-журнал битләрендә басылган кызыклы мәкаләләр белән таныштырдылар. Элекке Казан губернасында басылган басмалар укучылар арасында аеруча зур кызыксыну уятты.
Мәктәп укучылары өчен кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, чит телләрдәге әдәбият бүлеге, патентлар бүлеге, вакытлы матбугат бүлеге һ.б. бүлекләргә экскурсия дә оештырылды.

Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Яшь дусларыбыз үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International