Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә китап күргәзмәләре
2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) укучылар игътибарына актуаль темаларга караган күргәзмәләр тәкъдим итә.
Мәдәният елында
«Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы»
дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелу аеруча әһәмиятле. Урнаштырылган китаплар Казан шәһәренең эре мәдәни үзәк икәнлеген ачык чагылдыралар. Күргәзмәдә Татарстан башкаласы – 1000 еллык тарихы булган Казан – турында китаплар, фоторәсемнәр; борынгы Казан тарихы буенча язма чыганаклар; Кремль, мәчетләр архитектурасын өйрәнү буенча тәфсилле мәгълүмати белешмәләр куелган. Экспозиция болгар, татар һәм дөньяви ислам цивилизациясенең үзара бәйләнешләре, үзенчәлекле татар архитектура традицияләре формалашу турында сөйли.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышлап
«Әфган «кызалаклары»
күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә илебез тарихындагы иң аянычлы вакыйгага – мәгънәсез кан коюдан торган әфган сугышына багышланган. Чит җирләрдә меңләгән совет хәрбиләре башларын салдылар. Алар арасында безнең якташларыбыз – татарстанлылар да күп. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар әфган сугышында катнашкан ватандашларыбызның сугышчан юлын чагылдыра.
«Тел язмышы – халык язмышы»
күргәзмәсе Халыкара туган тел көненә багышлана. Ул Татарстан Республикасында Телләр турындагы законны тормышка ашыру мәсьәләләрен, шулай ук социолингвистика, этнолингвистика, педагогика буенча гомуми теоретик мәсьәләләрне яктырта.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендәге күргәзмәләр мәдәният, тарих, туган тел белән кызыксынучы киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз