Тарихчы һәм педагог Һади Атласига багышлана

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
2014 нче елның 15 нче февралендә Казан шәһәренең Идел буе районы 40 нчы мәктәбендә, күренекле татар тарихчысы һәм педагогы Һади Атласига багышлап, укучыларның «Татарстан халыкларының мәдәни-әхлакый һәм тарихи кыйммәтләре» дип аталган XVI нчы фәнни-гамәли конференциясе узды.

Һади Атласи – милли зыялылар төркеменең күренекле вәкиле. Аның рухи мирасы булган «Себер тарихы» (1911), «Сөенбикә» (1914) хезмәтләре – татар телендә чыккан, Урта гасырлар шартларында татар халкының тарихи үсешен мөмкин кадәр тулы ачып салучы беренче гыйльми тикшеренүләр. Алар галимнәр һәм китап укучыларның игътибарын хәзер дә җәлеп итәләр. Һади Атласиның төп тарихи язмасы – әлбәттә, 1914 нче елда дөнья күргән «Казан ханлыгы» китабы. Бу хезмәт Казанга нигез салынганнан башлап аның 1552 нче елда руслар тарафыннан яулап алынуына кадәр чорны эченә ала.
Укучыларның «Татарстан халыкларының мәдәни-әхлакый һәм тарихи кыйммәтләре» дип аталган XVI нчы фәнни-гамәли конференциясе темасы «Мәдәният елы»нда аеруча актуаль яңгырый. Конференциягә республикабызның күп районнарыннан кунаклар килде. Укучылар кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр, төрле темаларга булган дискуссияләрдә актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Җомаголова Г.Ш. – бүлек мөдире, Вәлиева Ф.Х. – сектор мөдире) һәм вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре (Закирова Р.Г. – сектор мөдире, Закирова Г.Н. – сектор мөдире) конференция эшчәнлегендә тематик секцияләрнең җитәкчеләре буларак катнаштылар.

Нәтиҗәләр ясаганда оештыру комитеты ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләренә конференцияне оештыру һәм уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм «Рәхмәт хатлары» тапшырды.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International