Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Тормыш сукмагыннан бергәләп... “Вечерняя Казань” газетасының юбилее уңаеннан
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
2009 елның 18 февралендә ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә “Вечерняя Казань” басмасының 30 еллык юбилее уңаеннан газета иҗат төркеме белән укучылар очрашуы уздырыла.
Әлеге чара уңаеннан “Вечерняя Казань. Бөтен дөнья бер газетада” күргәзмәсе оештырыла. Беренче өлешендә газетаның барлыкка килү тарихы, беренче журналистлары турында мәгълүмат тәкъдим итү күздә тотыла. Икенче өлешеннән исә, укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән басманың формалашу тарихы белән таныша алалар.
Иң элек “Вечерняя Казань” иҗтимагый-сәяси газетасы партия фикерләрен җиткерүче буларак уйланыла һәм бары тик 20 елдан соң “свежая, колючая и честная” слоганы барлыкка килә. Басманың беренче саны 1979 елның 1 гыйнварында дөнья күрә. Аның беренче редакторы – үз эшенең белгече Андрей Петрович Гаврилов. 1991 елдан газета иҗат төркемен Хазбулат Хазбулат улы Шәмсетдинов җитәкли.
1999 елда “Вечерка” Мәскәүдә үзенең тиражын сертификацияләгән Татарстанда беренче һәм бердәнбер газета. 2005 елда әлеге вакытлы матбугат дүртенче тапкыр рәттән “Тираж – ел рекорды” милли премиясе белән бүләкләнде. Бүгенге көндә газетаның басма тиражы 32411 данә тәшкил итә.
“Вечерняя Казань” заман таләпләренә җавап бирә торган газеталарның берсе. Аның битләрендә шәһәребез тормышы бөтен чынлыгында ачыла. Бу яктан газета үз карашларына тугры кала.
ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Балалар һәм олылар өчен китап басу буенча мастер-класс
27 май — Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан казанлыларны һәм шәһәр кунакларын вакыт буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
Илебезнең төрле этнос милләт вәкилләре арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында, Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Гасырлар аша үткән бердәмлек» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.
Новые сообщения Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе визиты
13 майда ТР Милли китапханәсендә экскурсия вакытында Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе вәкилләре сирәк кулъязмалар һәм документлар, өч йөздән артык саклау берәмлеген тәшкил иткән Коръәннәр коллекциясе, шулай ук беренче кат холлындагы якты хәрефле инсталляция белән танышты.
13
май, 2026 ел
Италия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән блогерлар — ТР Милли китапханәсендә экскурсиядә
13 майда ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни объектлары белән танышу буенча халыкара блог-турда катнашучылар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз